Хәсән Туфан поэзиясендә
Кармәт иске авыл булып түгел, ә балачак һәм яшьлек истәлекләрен саклаган,
имәннәре, каеннары, таллары, чәчәкләре белән күңеленә сеңгән матур як булып
китерелә. Автобиографик язмасында әдип болай дип язган: “Әни минем, гәрчә язу
белмәсә дә, халыкның бер баласы буларак, ифрат шигъри җанлы кеше иде. Дөньяның,
табигатьнең матурлыкларын күрергә иң элек әнием өйрәтте мине... Әни миндә: “Бар
нәрсәнең дә җаны бар икән, чишмәләр генә түгел, җилләр дә, яфраклар да,
йолдызлар да сөйләшә икән” дигән иман тудырды.”
Тоткынлыкта
ул поэзиясендә табигать күренешләрен күчерелмә мәгънәдә сурәтли. "Каеннар сары
иде" шигырендә сугыш вакытының кырыс авырлыгын тасвирлый. Табигать тә шушы
фикер – хисне тулыландыра:
Көз иде...
Җирнең шушындый
Күңелсез чагы
иде.
Астралар,
гөлләр – кыраулы,
Каеннар сары
иде.
Сары каеннар,
кырау төшкән гөлләр җәмгыятьнең дә кыраулы көзенә ишарәли.
“Кырда ике ак канат ята”
(1953) шигырендә дә Х.Туфанның сагышы, моңы зур осталык белән тасвирланган.
Ята кырда ике
канат...
Алар күккә
Җилкенми инде:
Төлке тагы
иснәнә җилне,
Мыегында
каннарны ялап...
Ята җирдә
Ике ак канат.
Шагыйрь
язмышы әлеге күренеш белән бик ошаган. Ике ак канат. Канлы мыеклы төлке
күчерелмә мәгънәдә кулланылган. Иҗтимагый тормышта булган вакыйгаларны ачып
бирә.
Комментарии
Отправить комментарий