К основному контенту

Тоткынлык чоры иҗатының үзенчәлекләре

Шигырьләрдә туган илгә, халкына бирелгәнлекне раслау ("Агыла да болыт агыла", "Үлә язып, янып юксына җан...", "Аралагыз мине" һ.б.) әсәрләрендә чагыла.
Әдипнең мәхәббәт лирикасы белән (“Сиңа”, “Ромашкалар”, “Әйткән идең” һ.б.) шигырләрен укып танышабыз.
“Агыла да болыт агыла” шигыре. Шигырьнең төп эчтәлеге исемгә үк чыгарылган, һәм болытка бәйле фикерләр 1-2 һәм соңгы строфаларда кабатлана. Тоткынлыктагы шагыйрь лирик герое аша үзенең кайгы, хәсрәт, сагыну хисләрен белдерә.
Агыла да болыт агыла
Туган-үскән җирләр ягына,-
Әлеге юлларда тоткынның ирекле болытка мөнәсәбәте ачыла башлый. Әмма болыт аның хәленнән, йөрәгендәге хис-тойгылардан хәбәрдар түгел, әлеге билгесезлек лирик геройны тагы да борчый.
Юл образы тормыш юлын ачыклап килә: “Роман кебек күңелле син, юл!” Чабаталар, итекләр туздырырлык борчулы, каршылыклы булса да , лирик герой үзенең үткәне, кылган эш-гамәлләре өчен үкенми, аны хәтта “роман кебек күңелле” дип, матур чагыштыру аша бирә. Лирик геройның бүгенге хәле дә җиңел түгел:
Ә син, яңгыр, искә төшермә
Итегемнең ничек икәнен...
Әмма ул авырлыкларга түзәргә күнеккән, моның өчен аптырамый:
Яланаяк килдем дөньяга
Шулай гына ,бәлки, китәрмен.
Ахыр чиктә һәркемнең гомере зират белән чикләнә. Лирик герой моны да ачык аңлый, табигый күренеш дип кабул итә. Аның борчылганы:
Тәрәзәгә чиртер дә яңгыр
Нәрсә әйтер туганнарыма?!
Бу сорауга җавап эзләп болытка, юлга, зиратка мөрәҗәгать итүе лирик геройның юаныч эзләве булып тора.
Шагыйрьнең тоткынлык еллары иҗатының кыйммәтен билгеләп, әдәбият галиме Н. Юзиев болай дип язды: “М. Җәлил, Ф. Кәримдә генә түгел, Х.Туфанда да татар шагыйренең намусы, татар шагыйренең көче, куәте сыналды”. Ә инде әдип әсәрләренең генә түгел, үзенең шәхси үзенчәлекләре турында Г. Бәширов: “Шагыйрьләр хакында сүз чыкканда, гадәттә, поэзия яши, диләр. Хәсән Туфанны исә мин ул үзе шигырь булып яши дияр идем, чөнки Туфанны шигърияттән, шигырьне Туфаннан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Ул - шигъри образга, шигърият дөньясына гашыйк кеше. Шигырьнең теләсә нинди киртәләрне җимерерлек тылсымлы көче барлыгына Туфан кебек чын күңелдән инанган башка кешене мин белмим”.


Комментарии

Популярные сообщения из этого блога

Әлеге блог Хәсән Туфан иҗатын яратып укучылар өчен төзелде. Әлеге сайтта язучының тормыш һәм иҗат юлы турында мәгълүматлар бар. Хәсән Туфан иҗатына битараф булмаганнар өчен сайт бик кызыклы һәм файдалы булыр дип өметләнәм.  Сайтыбызга керүегез өчен зур рәхмәт!